Кеше улгэннэн сон нишлэргэ
Үлгән кешенең әйберләрен нишләтергә? Хәзрәт аңлатмасы
Бурычлы кеше җәннәткә керми
Ә балаларына килгәндә, алар бу кешедән калган милекнең варислары бит, димәк, алар милекне дә, аның бурычларын да үз өсләренә ала. Мирасны бүлгәнче, иң элек бурыч кайтарылырга тиеш.
Мираска кемнең хакы бар?
Гомумән алганда, мәрхүмнең малы бишкә бүленә. Иң беренче кәфенләү, кабер казу, күмү мәшәкатьләре хәл ителә. Аннан соң мөлкәтен залогка биреп тормаганмы, шуны карыйсы. Янә килеп, мәрхүмнең бурычы булса, аны түләү тиеш. Пәйгамбәребезнең дә (с.г.в.), үләр алдыннан, минем сезгә бурычым калмадымы?- дип сораганы мәгълүм. Шунысы да билгеле, пәйгамбәребез (с.г.в.), мөмкинлеге булганда, мәрхүмнең бурычын үз өстенә алган.
Ә менә киемнәр мәсьәләсендә җавап төгәл һәм анык яңгырый. Казанның Әмәт бистәсе мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев:
«Үлгән кешенең киемнәре, шул ук исән кеше киемнәре шикелле, ягъни кием хөкемендә йөри. Әгәр дә алар искергән, тузган икән, яндырасыз яки ташлыйсыз. Ә инде кияргә яраклы булса, балалары, туганнары кия ала яисә мохтаҗларга биреп була.
Әгәр дә үлгән кешедән калган әйберләрнең кыйммәте бар икән, мәсәлән, алтын яки көмеш әйберләр, алар варисларга мирас булып кала. Кыйммәте булмаган әйберләр, әйтик, протез тешләр, мәет белән бергә күмелсә дә була, әмма күмеп кую мәҗбүри түгел».
Үлгән кеше кырыгына кадәр өенә кайтып йөри, диләр иде. Әллә дөрес микән?
«Миңа ир булсалар да, кызыма ата була алмаячаклар. Минем бөтен бәхетем, шатлыгым, көнем һәм төнем – Рәсимәм».
Әнисен күмеп кайтканга да 40 көн үткән. Салкын җир куенына илтеп кенә тык икән, вакытның үткәнен сизми дә каласың. Исән кеше өчен һәр көн бер мизгел кебек.
Әнисенең кырыгына җыелган халыкны озатып ялгызы гына калгач, Рәсимә түр яктагы креслога барып утырды да, авыр сулап күзләрен йомды. Иң газиз кешесенең үлемен бик авыр кичерде ул. Ярый әле янында балалары, ире, туганнары булды. Тилерергә дә күп кирәк түгел икән. Әнә бит, кайнар аш, чәй тутырган банкаларны сумкаларга салып, хастаханәдә палата саен эзләп йөргән әнисен.
Туктаусыз аккан күз яшьләрен сөртеп алды да, авыр уйлардан арынырга теләп, башын селкеп куйды Рәсимә. Туганының: «Елама, юкса анаң су эчендә ятар», – дигән сүзләре исенә төште. Ничек инде еламый түзеп була, әни кадәр әнине югалт та, йөрәгең өзгәләнмәсен, ди.
Әллә арыганлык басты, әллә хәсрәт үзенекен итте, ул йокымсырап китте. Шунда каршына кунакка барганда гына кия торган матур, ялтыравык укалы күлмәктән, затлы яулыктан, елмаеп әнисе килеп басты. Рәсимә сикереп торып аның кочагына ташланды. «Елама, кызым, мин менә еламыйм бит. Кара, никадәр бүләкләр җибәргәнсең. Шатланып бетә алмыйм», – дип ана кызының башыннан үпте.
Рәсимә «әни» дип кинәт урыныннан сикереп торды да, тирә-ягына каранды. Шунда гына моның төш булуын аңышып, яңадан боегып калды. Кинәт кемдер тәрәзә шакыгандай итте. «Йа, Ходаем, әллә тилерәмме? Үлгән кеше кырыгына кадәр өенә кайтып йөри, дия иде әби. Әллә дөресме икән? Раббым, бу авыр кайгыны җиңәргә балаларым хакына зур сабырлык бир».
Хатын яңадан креслога иңде һәм әнисенең язмышы, күргәннәре турында сөйләвен бер кат башыннан кичерде. Бәхиллеген дә сорый алмады әнисеннән. Хәер, соңгы минутына кадәр: «Хастаханәдә табиблар үләргә ирек бирмәсләр», – дип ятты бит. Аннан кызын янына яткырып, кочаклап баштан сыйпаулары, кулдан тотып утырулары, күзләрен мөлдерәмә тутырып карап рәхмәт әйтүләре бәхилләшүе булгандыр инде.
Ничек шулай була икән ул – бер кешегә бәхетне өеп–өеп китерә, ә икенчесенә үлчәп кенә бирә, гомер буе сабырлыкта сыный. «Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләрен шулай сыный», – диләр. Андыйга китсә, бәлки, аның яратмавы яхшырактыр да. «Тьфү–тьфү, нәрсә сөйлим соң мин», – дип куйды Рәсимә. – «Сынмады, сыгылмады, кешеләр арасында ким–хур булмады, әти-әнисен тәрбияләде, мине үстерде, укытты, оныкларын карады. Шунысы гына бар, гомере буе ялгызлыктан иза чикте, ир назы күрмәде, парлылар янында кимсенеп яшәде».
Ишле гаиләдә иң олы бала буларак, таякның юан башы һәрчак Фатыйма апа җилкәсенә төшә. Әнисе өйдә юк чакта йорттагы вак–төяк эшләр дә, эне–сеңелләрен карау да аңа йөкләнә. Шунысы ярый, әтисенең тырышлыгы нәтиҗәсендә гаилә ачлык, ялангачлыкның ни икәнен белми. Нык тормышлы гаилә була ул. Шуңа әнә кулаклар белән беррәттән куалар да инде үзләрен. Әтисен төрмәгә утырталар, өйдәге бар әйберне алып чыгып китәләр. Әнисе, мескен, биш баласын кочаклап буш өйдә утырып кала. Бу көн аларның рәхәт тормышына нокта куя. Әмма тырыш кеше җир астыннан да баш төртә, уттан да, судан да курыкмый. Кулы эш белгән ана балаларын язмыш кочагына ташламый, җил–яңгыр тидерми.
Фатыйма янып торган чибәр, ут кебек чая, әнисе кебек тырыш бала булып үсә. Ундүрт яшендә ул үзеннән күпкә олы күрше егете гармунчы Хөрмәткә гашыйк була. Тегесе дә кызны карап кына йөртә, очрашканда күзен алмый, еш кына: «Эх, яшьрәк шул», – дип көрсенеп куя. Шулай бер–берсенә сүз катарга куркып, эчтән генә янып–көеп йөреп ике ел үтеп тә китә. Кыз тирәсендә яшь–җилкенчәк егетләр бөтерелеп йөри башлый. «Кара аны, урлап китмәсеннәр», – дип шаярта Хөрмәт еш кына, кызның тулып пешкән иреннәреннән, алмаланып торган битләреннән, янып торган кап–кара күзләреннән карашын ала алмыйча. «Миңа аларның берсе дә кирәкми», – ди кыз шундый чакта күзләрен озын керфекләре астына яшереп.
Кызык, шулай бер–берсеннән оялып күпме йөргән булырлар иде икән? Ярый әле Хөрмәтнең әнисе эшнең нидә икәнен аңлап алып, күп уйлап тормыйча, яучылар җибәрә.
Тик кавышу насыйп булмый аларга. Сугышның кара болыты алар йорты өстен дә каплый. Беренче көнендә үк егет сугышка китә, озак көттерми, үлгән хәбәре дә килә.
Фатыйма сөйгәне өчен фашистлардан үч алу нияте белән янып йөри башлый. Тәвәккәлләп хәрби комиссариатка бара. Тик кызны, син әлегә монда кирәк, дип хәрби заводка җибәрәләр. Башын күтәрмичә эшли, көн дә аякларын көчкә өстерәп өйгә кайтып егыла кыз. Шулай көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Җиңүне Фатыйма иптәшләре белән бергә бәйрәм итә, шатлана, көлә, шаяра. Төнен исә мендәренә капланып елап үткәрә. Исән булса, Хөрмәте дә кайтыр иде бит.
Озакламый кыз җыенып авылына кайтып китә. Нигәдер шәһәргә күңеле ятмый аның, һаман туган йортына ашкына. Әнисе дә сөенеп каршылый үзен, Хөрмәтнең әнисе дә кысып–кысып кочаклап, әрнеп елый–елый: «Бергә булу насыйп булмаган икән шул, балалар», – дип кабатлый.
«Бер миндә генә түгел, ил белән килгән кайгы. Әнә күпме тол хатыннар, ятим балалар», – дип үзен юата Фатыйма. Клубта эшли башлый. Концертлар оештыра, җырлый, бии, спектакльләрдә уйный. Яндыра егетләрнең йөрәген. Тик берсен дә үзенә якын җибәрми.
Шулай да район үзәгеннән авылга эшкә җибәрелгән сөйкемле генә бер егет йөрәгенә ачкыч таба кызның. Юк, мәхәббәт дип әйтеп булмый моны, назга, иркәләүгә сусау гына. «Мине чит районга тәҗрибә уртаклашырга командировкага җибәрәләр, 15 көн тиз үтәр, көт, кайту белән өйләнешербез», – ди беркөнне Мәгъсүм кызга. Ничектер мәңгегә аерылышкан кебек йөрәге кысып куя Фатыйманың. «Китмә, зинһар, китмә», – ди ул егеткә. Кычкырып әйтергә теләсә дә, сүзләре пышылдап кына чыга кызның.
Хатын–кызның күңеле бәхетсезлекне мең чакрымнан да сизә, диләр. Дөрес ахры, бер атнадан үзе киткән аты белән кошевкасына салып Мәгъсүмнең үле гәүдәсен алып кайталар. Үлемнең сәбәбен төгәл әйтеп бирүче табылмый. Кыйнап, үтереп атына утыртып җибәргәннәр диючеләр дә була. Басуда адашып өшеп үлгән икән дигән хәбәр дә ишетелә. Ничек кенә булмасын, ул хәзер юк. Фатыйма ярәшеп кияүгә дә чыгарга өлгермичә икенче тапкыр ялгыз кала.
Юк, бу юлы үрсәләнеп еламый ул. Тормыш сабыр булырга өйрәттеме, әллә бәхетсез булып яратылганына күңеле каттымы, башка аның күзендә берәү дә бер тамчы күз яше күрми. Бик нык хәтерен калдырганда да кеше янында еламый Фатыйма, бары күзләрен чытырдатып кысып, төкереген генә йотып куя, аннан башын селкеп, берни булмагандай эшен дәвам итә торган була.
. Нәкъ тә җиде айдан Фатыйма кыз бала таба. Аңа күптән инде вафат булган әбисенең исемен бирә. Бөтен гомерен, барлыгын, назын, мәхәббәтен Рәсимәсенә багышлый, олы яшьтәге әти–әнисен дә бага. Эшкә батыр хатын була ул, район үзәгеннән йорт сатып алуы да шул тырышлыгы нәтиҗәсе.
Ә кияүгә чыкмый. Кызы белән дә, аннан башка гына алырга теләүчеләр дә табыла. Димләп тә карыйлар, чәчәк бәйләмнәре белән килеп алдына да тезләнәләр. Юк. «Миңа ир булсалар да, кызыма ата була алмаячаклар. Минем бөтен бәхетем, шатлыгым, көнем һәм төнем – Рәсимәм», – ди ул. Ә үзенең иртән торганда мендәре күз яшьләренә чыланып беткән була.
Анасының хәлен Рәсимә үзе кияүгә чыккач кына аңлады. Юк, анда да аңлап бетермәде бугай, чөнки аның янында ире, балалары бар. Ялгызлыкның ни икәнен үз башына төшкән кеше генә белә. Тешен кысып түзгән икән шул әнисе. «Күз яшьләрен дә күрсәтмәде бит миңа, – дип аның өчен дә шашып–шашып елый яшь хатын. – Кайчан карама, күзе, йөзе елмая иде. Бары кулымда җан биргәндә күз кырыенда бер яшь бөртеге ялтырады. Һәм мин аны гомерлеккә әниемнең төсе итеп истә калдырачакмын. Бәхил бул, әнием, күз нурым».
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: Үлгән кешегә мәрхүм дип әйтергә ярамый
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Иртәме-соңмы, барыбыз да бу дөньядан китәчәк.
Бөтен дини йолаларны үтәп якыннарыбызны соңгы юлга озату – безнең бурыч. Ә ул исә бик четерекле мәсьәлә. Мәет күмүгә кагылышлы кайбер йолалар билгеле бер җирлектә генә бар, кайберләре, беренче карашка, нигезсез ышануларга гына бәйле кебек. Аларга ачыклык кертү өчен без Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга мөрәҗәгать иттек.
– Хәзрәт, мәетнең кәфененә дога салып озатканнарын күргәнем бар, имештер, ул аңа теге дөньяда булышачак. Анда нинди дога языла?
– Ул кәгазь кисәген җавапнамә диләр. Элегрәк кәфен кисүче әбиләр шул кәгазьне әзерләп куялар иде. Янәсе, фәрештәләр сорау биргәндә, җавап тоту җиңелрәк була. Әмма моның нигезе китапта юк. Мәрхүмнең исән чакта кылган изгелекләре булмаса, шпаргалка салып кына котылу мөмкин түгел.
– Бер районда мәетне зиратка алып барганда, өстенә яратып кигән киемен салып баралар, бу бер ырым-шырым гына түгелме?
– Районнар буйлап йөргәндә, әллә нинди сәер нәрсәләргә юлыгасың. Аллаһы Тәгалә Үз хозурына кайтучы бәндәләре өчен иң хәерле киемне Үзе сайлады: ул да булса ап-ак тукыма кәфенлек. Мәрхүмгә башка киемнәрнең кирәге юк.
– Мәет чыгып киткән капка бер көн ачык торырга тиешме?
– Мәет булган йортның капкасын ачып кую халык йоласы, дини таләп түгел. Шуңа күрә, эш беткәч, капкаларны ябып куялар.
– Мәет булган өйдә төнлә утны сүндермичә чыгалар. Бу курку белән генә бәйлеме?
– Шәригатьтә андый нәрсә юк. Мәрхүмнәр электр яктысына мохтаҗ түгелләр.
– Кешенең җаны өйгә күбәләк булып кайта, диләр. Дөрес сүзме ул?
– Кешенең кабердәге тормышы, ахирәт хәлләре безнең өчен яшерен гыйлем булып тора, шуңа күрә алар белән бәйле мәгълүматларны без фәкать Коръән һәм хәдисләрдә килгән хәбәрләргә генә таянып әйтә алабыз. Хәдисләрдә кешенең җаны ничек тәннән аерылганы, кая киткәне әйтелә. Әмма җаннарның төрле хайваннар, кошлар, бөҗәкләр яки башка кешеләр рәвешендә җиргә кайтып йөрүләре, Җир йөзендә берничә мәртәбә яшәүләре хакында хәбәр ителми. Димәк, мөселман бу нәрсәгә ышанырга тиеш түгел.
– Мәетне төнлә саклау ни өчен кирәк, кайдан кергән гадәт ул һәм мәҗбүриме?
– Безнең халыкта андый гадәт бар. Мәрхүмнең якыннары иртәнгә кадәр яныннан китмичә, сүрәләр укып, догалар кылып утыралар. Әмма бу күбрәк халыкның горефенә кайта, ниндидер тиешле гамәл булып тормый. Мөселман илләрендә һәм бездә дә заманча корылган җеназаханәләрдә мәетнең тәне махсус суыткычка куела, янында һичкем утырмый.
– Мәет үлгәч, көзгене каплау нәрсәне аңлата?
– Безнең халыкта көзге белән бәйле кызык нәрсәләр очрый. Мәсәлән, көзгегә карасаң, тәһарәтең бозыла, диләр. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Аш үткәргәндә, мәет чыкканда да көзгеләрне каплау халык гадәте булып тора. Бәлки, өлкән буын көзгене сурәт дип каплап куярга гадәтләнгәндер?
– Мәетнең 51нче көнен аның өчен иң авыры, диләр. Ул нәрсәсе белән авыр?
– Кайбер районнарда мәетнең 52нче көнендә догалар кылалар. Бер китапта да мәетнең 51нче яки 53нче көнендә аерым нәрсәдер була дип укыганым юк.
– Мәет чыккан өйне җыештыру нәрсә белән аңлатыла? Өйне түр башыннан түгел, ишек ягыннан юа башлыйлар, имеш.
– Мәет чыккан өйне юу күбрәк халыкның чисталык яратуына кайта дип уйлыйм. Нәрсә дисәң дә, кеше вафат булганда авырып та ята, вафатыннан соң бик тиз бозыла, кайчак исләнә дә башлый. Шуңа күрә өй юу яхшы гадәт дип уйлыйм. Әмма өй юуны түр башыннан башларгамы, әллә ишек ягыннанмы – моның дини әһәмияте юк.
– Мәет булган өйдә ни өчен ашарга пешермиләр? Күршеләре чакырмаса, ничек тукланырга тиешләр?
– Ризык пешерү катгый тыела дип әйтергә ярамый. Әмма башына кайгы төшкән кешедә ашарга пешерү, табын әзерләү кайгысы түгел. Шуңа күрә Пәйгамбәребез, бер сәхабәсе үлгәч: «Җәгъфарның гаиләсенә ризык әзерләгез, чөнки аларга кайгы килгән», – дигән. Башына кайгы төшкән кешеләрне чакырып, ашатып чыгару динебездә сөннәт эш булып тора. Газиз туганын озатканнан соң, икенче көнне хәлдән таеп табын хәстәрләп, кунак җыю хәерле эш саналмый.
– Мәет юганда, перчатка киеләме?
– Кулга нәрсәдер кию мәҗбүри түгел. Бары тик мәетнең җенес әгъзаларын юганда гына кулга сизелмәслек итеп чүпрәк чорнау таләп ителә. Шулай да, гигиена ягыннан кулга перчатка киеп юу хәерлерәк. Аеруча мәет якын туганың булмаганда.
– Госелләнгән мәет янына керергә ярамый дигән сүз каян килеп чыккан?
– Еш кына бабайлар, мәетне госелләндергәннән соң, аның янына бик китермиләр, йөзен дә ачып күрсәтмиләр. Әлбәттә, мәетне караганнан, якын туганы кагылганнан, үпкәннән аның тәһарәте бозылмый. Шулай да, үлгән кешене бөтен кеше күрмәсә дә була. Кеше исән чакта матуррак була, шулай истә калсын.
– Мәет юган суны күрәзәчеләр куллана, имеш. Моны булдырмас өчен нишләргә? Суны авыл җирендә кая түгәргә?
– Авыл җирләрендә, гадәттә, мәет юган суны билгеле бер урынга түгеп киләләр. Әмма шәһәр җирендә тугыз катлы йорттан аска төшереп түгү зур мәшәкать тудыра. Өстәвенә, андый суны йөзләрчә кеше, балалар җыела торган ишегалдына түгү хәерле эш түгел. Шунлыктан канализациягә агызып җибәрәбез.
– Кәфенлек теккән инәне кая куярга?
– Кирәксә, алга таба кулланырга. Аның бер куркынычы да юк. Соңгы вакытта кәфенлекләрдә киң тукыма кулланыла, тегү эшләренә хаҗәт калмый.
– Мәетне юган сабынны балаларына бүлеп биргәннәрен күргәнем бар. Бу дөрес гамәлме? Алар аны сакларга тиешме?
– Мин үзем мәет юу өчен сабын сорап алам, соңыннан аны чүп савытына ташлыйм. Мәет юган сабынны кемгәдер тапшыру бөтенләй кирәксез эш дип саныйм.
– Бер елга бер мәет булса, аның артыннан тагын ике булыр, дип тә әйтәләр. Бу ышану гына дисәң, чынлап та шулай килеп чыга бит.
– Сөекле Пәйгамбәребез бер нәрсәне дә начар юрарга кушмады. Тормышта туры килгән кебек нәрсәләр була инде ул. Әмма һәр кеше бу дөньядан Раббысы билгеләгән вакытта китә. Берәүнең дә әҗәл вакыты икенче кешенең әҗәле сәбәпле ашыктырылмый һәм кичектерелми.
– Мәетне юганда тәне йомшак булса, артыннан тагын бер мәет була дигән ышану да бар.
– Юк ла инде, мондый нигезсез хорафатлардан арынырга кирәк. Шәхсән үземә бу ниндидер юаныч та бирә. Кайбер кешеләрнең тәннәре шулкадәр йомшак кала, әйтерсең лә ул матур итеп йоклап кына ята. Бу яхшы күренеш дип уйлыйм.
– Мәетне юар өчен суга барган кешеләр сөйләшмәскә тиеш, берсе – чиләк-көянтә, икенчесе комган белән бара. Чиләкләрне чайкаган суны кире якка түгәләр. Чиләкләрнең өстен марля белән каплыйлар. Бу каян чыккан гадәтләр?
– Әгәр бу дин күрсәтмәләре булса, аның хикмәтләрен китаптан табарга булыр иде. Әмма халыкта таралган гадәтләрне каян белеп бетерәсең?
– Мәет юучыга элек сәдакага тавык һәм он биргәннәр. Хәзер нәрсә бирергә? Тавык белән он акча булмаганга бирелгәнме, әллә башка сәбәбе бармы?
– Әлбәттә, иң яхшысы – мәетне якын туганнары юу. Шәхсән үзем вафат булган бер ир туганымны да, дусларымны да башка кешегә бирмәскә тырышам. Үлгән кешенең тәнендә еш кына төрле кимчелекләр дә табыла. Якыны исә күргәнен артык сөйләп йөрми. Әмма күпчелек ул эшне белмәү яки батырчылык итмәү сәбәпле, һәр авылда мәет юучы әбиләр, бабайлар бар. Әлбәттә, аларга хезмәтләре өчен хакын түләргә мөмкин. Әмма бүгенге заманда тавык, онга ихтыяҗ юк. Әби күп еллар сандыгында саклаган, нафталин исләрен сеңдергән күлмәкне дә киеп булмый.
– Өчесен үткәргәндә кайбер җирдә үлгән көненә, кайбер җирдә күмгән көненнән исәплиләр. Кайсысы дөрес?
– Әлеге искә алу мәҗлесләре фикһ китапларында төгәл билгеләп куелмаган, бәлки кешеләрдә таралган гадәтләр булып тора. Ә гадәтләр кешегә мәшәкать китерергә тиеш түгел. Кайвакыт мәетнең кырыгы дүшәмбегә туры килергә мөмкин. Ашка баручы кешеләргә – эштән сорап, заводта эшләүчеләргә урыннарына алмаш табып мәшәкатьләнергә туры килә. Үткәрсеннәр ял көннәрендә. 39 яки 41нче көнендә үткәргәннән мәет рәнҗеп тормас, инша Аллаһ.
– Каберне кичтән казып куярга ярыймы?
– Авыл җирләрендә каберне иртән казысалар, шәһәр җирләрендә кыш вакытларында биш-алты каберне алдан казып куярга туры килә. Чөнки үлүчеләр саны шактый булып, өлгерә алмаска мөмкиннәр.
– Күмгәндә, зиратка хатын-кызга керергә ярыймы?
– Мәетне куйганда, хатын-кызга катнашу хәерле эш саналмый. Беренчедән, бер көтү ир-ат арасында хатын-кызга буталып йөрү яхшы түгел. Икенчедән, мәетне кабергә төшергәндә, якын туганнарына иң авыр вакыт булып тора. Нәзек күңелле хатын-кызларыбызга андый вакытларда катнашмау хәерлерәк була.
– Мәетне зиратка күтәреп алып бару савабы турында да сөйләгез әле.
– Каберстан артык ерак булмаганда, җеназаны җилкәләргә күтәреп бару яхшырак. Күтәреп баручыларга да адым саен савабы күбрәк була, кешеләрнең күз алдыннан күренеп үткән мәет тә гыйбрәт-дәрес бирә.
– Мәетләргә мәрхүм дип әйтергә ярамый дигәннәрен ишеткән бар. Шуңа аңлатма бирегез әле.
– Чынлап та, болай дип әйтүнең нигезе бар. Бу сүзне турыдан-туры тәрҗемә итсәк, Аллаһның рәхмәте төшкән дигән сүз ул. Гарәпләрдә рәхимуллаһ дигән сүз бар, сәхабәләр турында радыйаллаһу ганһе, ягъни Аллаһ аннан разый булсын, дибез. Шуңа да мәрхүмнәрдән булсын дип әйтү дөресрәк. Бездә исә кыскача гына мәрхүм дип әйтү гадәткә кергән. Моны гаепләп әйтеп тә булмый. Мин үзем дә шулай дим. Тик без беркемгә дә, бигрәк тә динсез кешеләргә Алланың рәхмәте буламы-юкмы икәнен белмибез. Дөресе – мәрхүмнәрдән булсын дию.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Войдите в ОК
— Бисмилләһир-рахманир-рахим. Рәсүлебез (с.г.в.) вакытында, ул урамга чыккач, каршысына бер сәхәбә очраган. Елый икән үзе. Рәсүлебез (с.г.в.) аны туктатып, “Ни булды?” дип сорый. “Йә, Рәсүлиллаһ, син безнең әти-әниләребез җәннәт ишекләре дип сөйләдең, менә шушы ишекләрнең берсе ябылды, әнием вафат булды. Мин ул сораган бөтен йомышын үти идем, эшли идем, мин аңа әманәтне кайтара алдыммы?” дип сорый икән.
Рәсүлебез (с.г.в.): “Син аны гомерең буе кулыңа күтәреп йөртсәң дә, ул сине тапканда нинди авырлык аша үткән – шуңа бәрабәр булмас” дип җавап бирә. Шуңа күрә без әрвахларны, әти-әниләребезне, әби-бабайларыбызны онытмаска тиешбез. Рәсүлебезнең сөннәте – әти-әниләргә догада булу.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә дога кылып искә алуларны искәртә. Шуңа күрә, без әти-әни, әби-бабаларыбызга догачы балалар булып яшик.
— Ни өчен мәетләрнең өченче, җиденче, кырыгынчы һәм илле беренче көннәрен укыйлар? Бу көннәрнең асылы нидә? Бу көннәрдә мәет белән бәйле берәр әйбер бармы? Ялгышмасам, 51 көнендә мәетнең ите сөяктән аерыла диләр, башка көннәрендә ни була?
Билгеле, көн саен аш үткәреп булмый. Әмма шушы билгеле көннәрдә өйгә Коръән кертик, кешеләрне ашатыйк, мескен-ятимнәргә сәдакалар бирик.
Рөстәм хәзрәт, ул көннәрне ничек санала? Кеше үлгән көннәнме, әллә җирләнгән көннәнме?
— Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә әйткәнчә, мәет җан биргән көнне үк җирләнергә тиеш. “Туганнар кайтмаган, аларны көтик, иртәгә җирләрбез, әле урын белешеп бетермәгән” кебек сәбәпләр белән мәетне көттерергә ярамый. Аны динебезчә, дөрес итеп, җаны чыккан көнне үк җир куенына тапшырырга кирәк. Шулай итеп, вафат булган һәм җирләнгән көн бер булырга, ашларының кайчан узачагы шул көннән санала.
— Хәзер күпләр бу ашларны көнендә үткәрми, атна ахырында йә бәйрәм ялларына туры китереп кенә үткәрә, алай дөрес буламы?
— Без – эш кешеләре, эшкә вакытында килмәсәң, куарга да күп сорап тормыйлар. Шуңа күрә Коръән ашына туганнар, якыннар кайчан күбрәк җыелып, кулларын күтәреп дога кыла икән, шул көнне уздыру хәерлерәк. Ләкин мәетнең, әйтик, җидесе яки башка көне атна уртасына туры килә икән, бу көнне мәчеткә кереп, хәер-сәдакасын биреп чыгарга кирәк. Ә ял көннәрендә мулла чакырып, якыннарыгыз белән Коръән ашы үткәрегез.
— Ашны кайда укытырга кирәк? Мәетнең җаны чыккан өйдәме, әллә кайда да ярыймы?
Әйтик, бер гаиләдә ашны мәетнең җаны чыккан өйдә үткәрү гадәте бар, ди. Бу гадәткә каршы килергә ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Мин сезгә күтәрә алмаслык әйбер бирмим” ди.
Әгәр мәетнең җаны чыккан өйдә аш уздыру мөмкин түгел, сезгә кыенлык тудыра икән, аны башка җирдә уздыруның да гөнаһы юк. Вә ләкин сезнең нәселегездә, авылыгызда кабул ителгән гадәт буенча уздыру хәерлерәк.
— Хәзер күпләр мәет ашларын кафеда уздыра, ул дөресме?
— Дога укыту, Коръән укытып тәхлил чыгу өчен урыны мөһим түгел. Әмма ул урын чиста һәм хәләл булырга булырга тиеш. Димәк, дога укыла торган бинада кеше рәсемнәре, хайван сурәтләре булмаска, табынга хәләл ризыклар куелу шарт.- Мәетнең өчесе белән җидесен берләштереп үткәрергә ярыймы?
— Иң хәерлесе, алда әйткәнемчә, якыннарны көн саен догадан калдырмау хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә безгә булдыра алмас эшне әмер итми. Әгәр мөмкинлек юк икән, сәдаканы намаз укучы берәр әби-бабайга гына да бирергә дә, мәчеткә илтергә дә була. Әйтик, өй хуҗасы ир вафат булган, хатыны өч бала белән калган, фәлән хәтле бурыч, ипотека, кредит, ди. Мондый гаиләгә, киресенчә, без булышырга тиеш. Ә мөмкинлек булганда инде, әлбәттә, мәетнең алда телгә алган көннәрен аерым укытырга кирәк.
— 51көнен уку өчен күпләр мулла яки абыстайга сәдака гына бирә, өйдә аш уздырмый. Бу гөнаһ түгелме?
— Ир-ат үлсә, ашка кемнәр чакырыла? Хатын-кыз үлсә, кемнәр? Бу ашларда Коръәнне кем укырга тиеш?
— Балачакта, әле әбиләр исән чакта ук колакка кереп, күңелгә сеңеп калган бер гыйбарә бар. “Мең хатын-кыз укыганчы, бер ир-ат укыса хәерлерәк”. Шуңа күрә укымышлы, шәһадәтнәмәле хәзрәт Коръән укыса хәерлерәк санала.
Ашка кемне чакыру дигәндә аерым кагыйдәсе юк. Кемдер өчесенә ирләрне, җидесенә хатын-кызларны, кырыгына икесен дә чакыра. Монысы да шул гореф-гадәт.
Ә бер табынга ирләр дә, хатыннар да утырырга тиеш түгел. Аларны бүләргә кирәк. Мөмкинлек булса, аерым ике өстәл ясагыз, юк икән, өстәлнең түр ягына ирләр утыра.
— Мәетнең ел ашын кайбер якта үлгән көненә бер ай кала укыталар, кайбер җирдә шул көнендә. Гыйнварда үлгән икән гыйнварда. Ничек дөрес була?
— Рөстәм хәзрәт, мәет ашы уздыруның савабы нидә?
— Моның савабы бик зур. Беренчедән, без шушы мәеткә багышлап тәхлил чыгабыз, Коръән укыйбыз, аның исеменнән хәер-сәдака бирәбез. Аңа багышлап кешеләрне ашатабыз. Бу – бик саваплы, әҗерле аш. Моннан соң нәкъ менә мәет ашына гына дөнья мәшәкате баскан, эш дип чапкан туганнар бергә җыела. Мәеткә дога кылдыру савабыннан тыш, туганнарны бергә җыю да саваплы.
— Мәрхүмнең бер ашын да уздырмасаң, ә абыстай яки хәзрәткә сәдака гына бирсәң, ни була?
— Һәр нәрсә мөмкинлеккә карап. Мөмкинлек булмаса, үз-үзегезгә зыян салып, бурычка батып аш уздырмасагыз, хәерлерәк тә. Укый торган әбине генә чакырып чәй эчерергә дә була. Һәр мөселман үз өендә кимендә елга бер тапкыр Коръән ашы уздырырга тиеш. Кемнедер искә алыпмы, ифтар ашымы, Мәүлет ашымы – елга бер тапкыр Коръән яңгырарга тиеш.
— Кеше үлгәч, шул йортка сәдака бирү каян килеп чыккан?
— Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: “Әгәр берәр өйдән мәет чыкса, бу йортта өч көн ризык пешерелмәс, гаилә әгъзаларын күршеләр, туганнар кайгырта” ди. Сәдака ул – ярдәм кулы сузу. Бу – бик дөрес әйбер.
— Мәет ашына килгәндә сәдака алып барыргамы, сәдака өләшергәме?
— Алланың рәхмәте белән без, гореф-гадәткә таянып, сәдака бирәбез. Кемдер борын күтәреп: “Мин мескен түгел, нигә миңа сәдака бирәсез?” ди. Җәмәгать, бу – әдәпсезлек. Без хәер-сәдака ятимнәр өлеше икәнен белсәк тә, ашка килгәч сәдака да таратыйк, биргәнне дә алыйк. Үзеңнең мескен түгел икәнеңне белсәң дә, тәкәбберләнеп баш тартмагыз, үзегез белгән мескен-ятимгә, сәдака иясенә бирегез. Сәдака алудан баш тарту – гөнаһлы гамәл.
Мин, гадәттә, Коръән ашларында: “Теләүчеләр мәчет файдасына тапшыра аласыз” дип әйтеп куя идем. Шуннан соң миңа бер хәзрәт: “Шушы табындагы бер мескен шушы сәдакага өметләнеп килгән, ә син шуны җыйдырасың кебек. Синең үрнәгеңдә барысы да тапшыра. Шул исәптән, теге мескен дә”, ди.
Чыннан да, без белмичә дә, табын артында мескен дә булырга мөмкин.
— Мәет ашы узган табыннан үзең белән тәм-томнар алып китәргә ярыймы?
— Хәзер мәет ашы табыны туй табыныннан берни белән дә аерылмый. Элеккеге кебек шулпа, ит-бәрәңге, бәлеш һәм чәй модасы инде күптән бетте. Өстәлләр сыгылып тора, күп вакытта хуҗалар: “Берни ашамагансыз” дип үпкәли. Әгәр мөмкинлегегез бар, күп итеп пешеренеп, әзерләнгәнсез икән, аны тарату хәерлерәктер дә, бәлки. Исраф булмасын өчен.
Күчтәнәч бирәләр икән, аннан баш тарту кирәкми. Әмма табын культурасын карыйк, аны беребездән беребез уздырырга тырышып, туй табыны итмик.
— Мәет ашларында сәдака таратуның чиге бармы? Аны һәр кунак таратырга тиешме? Нәрсә өләшсәң дә ярыймы, әллә акча гынамы?
— Рөстәм хәзрәт, мәетнең еллыкларын үткәрү дигән әйбер бар. Мәсәлән, үлгәненә бер ел, ике ел, биш ел. Бу дөрес әйберме, әллә модага иярүме?
— Әйткәнемчә, көн саен уздырсаң да аз булыр. Елга бер мәртәбә булса да мәетләргә дога кылдырыйк.
Бер мәетнең еллыгын уздырсаң, бу өйдә тагын мәет була дигән сүзләр дә бар. Бу дөресме?
— Мондый шайтан вәсвәсәләренә ышанырга кирәкми. Чөнки тәкъдир ул Аллаһы Тәгаләдән. Кемдер: “Бер өйдән ике мәет чыкса, өченчесе дә булыр” ди. Җәмәгать, һәр нәрсәне тәкъдир итүче ул – Аллаһы Тәгалә.