наласа авылы какой район

«Балачагым гөрләп үтте Наласа кырларында»: халык җырына кергән авыл ничек яшәп ята?

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

«Балачагым гөрләп үтте

Бу моңлы җырларымда».

Мәкаләне татар халык җыры «Наласа авылы көе» юлларыннан башлап җибәрәм. Бу җырны өлкән буын яхшы белә, ләкин Наласаның нинди авыл икәнен белүчеләр сирәгрәктер. Арчадан ун километр көнбатыштарак урнашкан татар авылыннан репортаж тәкъдим итәбез.

Һәр авылда туган як тарихы белән кызыксынган, аны танытырга тырышып йөргән кешеләр була. Рамил Мөхетдинов — шундыйларның берсе. «Татар-информ»нан килгән кунакларга ул авылны күрсәтеп йөрде.

— «Наласа авылы көе»нең кайчан килеп чыкканын төгәл беркем дә әйтә алмый. Авыл картлары фаразы буенча, аны чит җирләргә эшкә чыгып киткән авылдашлар сагыштан иҗат иткән. Туган ягыннан аерылган кешеләр күп булгач, җыр телдән-телгә күчкән. Бу көй белән бик күп башка авылларның җырлары да җырлана. Шуңа күрә ул халык җыры дип атала да инде, — дип таныштырды Наласаның яшь активисты Рамил Мөхетдинов.

«Хәзер авыл хуҗалыгы бөтен кешене дә эшле итә алмый»

Тарихчылар авылның яшен кимендә 510 ел һәм аның беренче кешеләре Нократ елгасы буеннан күченеп килгән дип фаразлый. Авыл исеме килеп чыгышының төрле вариантлары бар. Тарихчы галим Рәшит Галләм бер генә вариантның мантыйкка туры килүен белдерә. «Гасырларны кичкән Наласа» китабында ул Киров өлкәсе җирлегендә «Ноли» дигән елга булганын, татарча «Налису» дип аталганын яза.

Елгадан ерак түгел урнашкан Малмыж төбәгендә татарлар әле дә күпләп яши, шуңа күрә татарларның аннан күченеп килгән булуы шик уятмый. Рәшит Галләм фикеренчә, тарихи хәтерне чагылдырган Наласа топонимының Налису елгасына бәйле барлыкка килүе ихтимал. Илнең төрле почмакларында бер үк төрле топонимнарның еш очравы халык күчеше вакытында яңа урынга туган җир белән бәйле атамалар бирелүе белән аңлатыла.

Авыл башында кызыл кирпечтән салынган биш яңа йорт рәткә тезелеп тора. Аларны агрофирма киләчәктә хосусыйлаштыру мөмкинлеге белән үзенең яшь белгечләренә җиткергән.

— «Игенче» агрофирмасы салдырган йортларда тракторчы, икътисадчы, ветеринар булып эшләүчеләр яши. Биш өйнең өчесендә башка авыллардан күчеп килгән кешеләр тора. Алар монда килеп, гаиләләре белән төпләнделәр. Димәк, авыл зурая. Наласада агрофирма ярдәменнән башка да йорт салучылар җитәрлек. Авылдан яшьләр китә димәс идем. Арчага якын булгач, монда яшәү бик уңайлы, эш табу мөмкинлекләре күп. Казанга йөреп эшләүчеләр дә бар. Ара ерак түгел бит — 60 километр чамасы гына.

Хәзер авыл хуҗалыгы бөтен кешене дә эшле итә алмый инде. Чагыштыру өчен, элек безнең басуларга җиде чәчкеч чыга иде. Һәрберсендә өч кеше эшләде. Хәзер шул ук җиргә бер трактор җитешә. Чәчүне тулысынча ике кеше башкарып чыга. Берсе — тракторчы, икенчесе — йөк машинасы йөртүчесе. Бетте. Калган унтугыз кешегә нинди эш табып бетерсеннәр? Я алар читкә китеп эшләргә, я үз эшен булдырырга тиеш, — ди Рамил Мөхетдинов.

Наласада халык саны арта бара

Наласаны күзәтеп йөргәндә авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакированы очраттык. Авыл тормышы турында аннан да сораштым.

— Авылда рәсми рәвештә 703 кеше теркәлгән. Башка җирдә теркәлеп яшәүчеләрне дә исәпләсәк, халык саны сигез йөзгә тула. Мин ун ел элек эшкә керешкәндә җирлек буенча — Наласа һәм Урта Бирәзә авылларында 1,1 мең кеше исәпләнә иде. Хәзер 1,2 меңнән артыграк. Яшьләр авылда калгач, дистә ел эчендә халык саны арту ягына таба бара. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә йорт салырга субсидия бирүләре яшьләр өчен яхшы булды.

Соңгы елларда гына шушы программа ярдәмендә ун йорт салынды. Агрофирма төзеткән биш йортны һәм дәүләт ярдәменнән башка җиткерелгән җиде өйне да исәпләсәк, Наласада егерме ике яңа йорт барлыкка килгән. Авылның үсүенә социаль объектларның төзек, Арчаның якын булуы, «Игенче» агрофирмасының уңышлы эшләве йогынты ясый. Агрофирмада илле хезмәткәр эшли, авылда тагын утыз кеше үзмәшгуль булып теркәлгән, унике эшмәкәр бар. Социаль объектларда эшәләүчеләр дә күп, — ди Илфира Шакирова.

Наласада шәхси затлар арасында сөт продукцияләре, ит, комбикорма җитештерүчеләр, агач эшкәртүчеләр, тимердән капка һәм башка җиһазлар ясаучылар бар. Биредә «Арча лимонады» да җитештерелә. Авылда бүгенге көндә ике сыер көтүе чыга. Һәрберсендә иллегә якын гына мал булса да, шәхси хуҗалыкларда эре терлек бетеп барган заман өчен бу яхшы күренеш.

Авылга кадәр асфальт юл кергән, бөтен урам юлларына таш җәелгән. Балчыкка батмыйча гына теләсә кайсы капка төбенә җиңел машинада килеп була. Авыл үзәгендә ике катлы таш мәчет, ике катлы урта мәктәп, яңа балалар бакчасы, мәдәният йорты тора. Наласа урамнары чиста, пөхтә. Каралты-куралар төзек, ташландык йортлар күренми. Үзара салым программасы нигезендә бөтен чишмәләрне, зиратны тәртипкә китергәннәр, дүрт километр юлга таш җәйдергәннәр.

— Авылдагы тормышны начар димәс идем. Авыл йортында хәзер шәһәр фатирында булган бөтен уңайлыклар бар. Моңа әле шәхси мунча, гараж, иркен бакча, саф һава да өстәлә. Шәһәр халкы күп әйбердән мәхрүм бит ул. Кала кешесенең тормышы алмагач чәчәк атканын да күрә алмыйча үтеп китә. Авылга даими кайтып йөрүчеләр күрә инде, ләкин авылсыз кешеләр дә бик күп бит, — ди Рамил.

«Халык хәтерендә эз калдырырлык итеп яшәргә кирәк»

Быел оештырылган татар блогерлары арасындагы республикакүләм бәйгедә Наласа авылының инстаграм сәхифәсе «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясе җиңүчесе булды. Сәхифәне Рамил Мөхетдинов алып бара. Җиңү сере турында Рамилнең үзеннән сорадым.

— Бәйге шартлары буенча, сәхифәдә авыл белән бәйле кызыклы фактлар уртаклашырга кирәк иде. 1960нчы елларда Наласага «Цирк» фильмында негр баласын уйнаган актер, язучы, Советлар Союзы офицеры Джеймс Паттерсон килгән. Ул Мәскәүдә туган, СССРда яшәгән, хәзер Вашингтонда тора. ПЕН-үзәк аша мин аның белән элемтәгә чыктым. Ул авылны ачык кына исенә төшерә алмады, ләкин үзенең Татарстанга сәфәрен, Казаннан ерак түгел авылда халык белән очрашканын хәтерли. Ул заманда Наласа авылының «Октябрь» колхозы республикада алдынгылар рәтендә булган, шуңа күрә зур кунакны безгә алып килгәннәр. Авыл халкы өчен бу зур вакыйга булып истә калган. Шушы тарихи фактны ачып, бәйгедә катнашкан идек, җиңү яуладык, — ди ул.

Социаль челтәрдә авыл сәхифәсен алып бару шәхси вакытны, көчне дә таләп итә. Эшне башлагач, ташламаска да кирәк. Мин Рамил Мөхетдиновтан ни өчен шушындый эшкә алынуы белән кызыксындым.

— Мин табигатьне бик яратам. Алма бакчасына чыгып керсәм дә рәхәт була. Күңелгә ошаган әйберләрне фотога төшереп, башкалар белән дә уртаклашасым килә. Бу дөньяда бөтен нәрсә вакытлыча. Тарих үзе дә вакытлыча. Әгәр Бөек Ватан сугышы ветераннарының сөйләгәннәрен яздырып калган булсак, бездә нинди зур багаж булыр иде. Ә ул юк. Кеше исән вакытта сөйләтеп калдырырга никтер онытабыз.

Инстаграм барлыкка килгәч, мин Наласа авылының сәхифәсен алып барырга уйладым. Авыл табигатен фотога төшерәм дә, шунда элеп куям. Шулай ук халыкны авыл тарихы белән таныштырам, күренекле шәхесләр турында постлар язам. Кешеләр моңа кызыга башлады. Наласа белән бәйләнеше булмаганнар да инстаграмдагы сәхифәне даими күзәтеп баралар. Араларында авылны килеп күрергә теләүчеләр дә бар. Шундый теләк белән хәтта Санкт-Петербургтан язучылар булды. Авылга туристлар җәлеп итү өчен инстаграм яхшы сәхифә икән.

Авылның сәхифәсен алып бару миңа матди табыш китерми. Мин бары тик җәмгыятькә файда китерәсем килгәнгә генә башкарам ул эшне. Тормышның ямен күрмәүче соры кешеләр бездә болай да бик күп. Хәзер кунакка йөрешү юк, якын аралашу кимеде. Кеше эгоистка әверелде. Минем андыйлар рәтендә буласым килми.

«Нәрсәгә кирәк инде ул сиңа?» — дип әйтүчеләр бар, әлбәттә. Без беребез дә мәңгелек түгел. Яшибез икән, халык хәтерендә эз калдырырлык итеп яшәргә кирәк. Бүгенге көн иртәгә кабатланмаячак, шуңа күрә яхшы эшләрне вакытында башкарып калырга тырышам. Мин бу фикерне үз балаларыма да аңлатам, — ди Рамил.

«Нәни» Рөстәм Галиуллин

Наласа авылы көрәшчеләре белән данлыклы. Батырларның исемнәре озак еллар буе район һәм республика күләмендәге ярышларда яңгырап тора. Мәсәлән, Әхәт Закиров 1948 елдан бирле 22 ел буе Арча һәм Казан Сабантуйларында мәйдан тоткан, берәүгә дә бил бирмәгән. Сабантуйларда көрәшер өчен аны хәтта берничә көнгә армия сафларыннан да кайтарта торган булганнар. Әхәт батыр үрнәгендә яшьләр бүгенге көндә дә спортка тартыла, бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Район күләмендә Әхәт Закировка багышланган көрәш турнирлары уза.

— Татарстан язучылар берлегенә кергән өч язучыбыз — Рөстәм Галиуллин, Гүзәл Әдһәм (Шакирова), Гөлчирә Нәҗметдинова бар. Гүзәл Әдһәм галимә дә әле. Ул КФУның Алабуга институты доценты булып эшләде. Безнең авылдан чыккан тагын ике галим бар. Аларның берсе — озак еллар Казан дәүләт аграр университетының гомуми игенчелек кафедрасы мөдире, профессоры булып эшләгән Әхәт Салихов, икенчесе — 1970 елларга кадәр Казан дәүләт педагогика институтының математик анализ кафедрасында доцент булып эшләгән Котдус Йосыпов, — дип таныштыра Рамил Мөхетдинов.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинны шәхсән белгәч, аның турында кызыклы фактлар ачасы килде.

— Рөстәм Галиуллин миннән җиде елга яшьрәк, шуңа күрә түбәнрәк сыйныфта укыды. Алар класста бик күп булдылар. Рөстәмнәр икәү иде. Галиуллинны без «Нәни Рөстәм», икенчесен «Зур Рөстәм» дип йөрттек. Хәзер икесе дә олы гәүдәле ир-атлар булдылар.

Рөстәм Галиуллин бүгенге көндә дә авылдан читләшмәде, кунакка еш кайта. Аны мәктәпкә балалар белән очрашуларга чакырып торалар. Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы укыган өч балага Рөстәм Галиуллин шәхси премиясен булдырды, авылдашларга «Казан утлары» журналларын бүләк итә. Авылдан чыккан кеше туган җиренә ярдәм итә икән, яхшы бит инде.

Безнең мәктәп, гомумән, авылдаш һәм райондаш язучылар белән тыгыз элемтәдә тора. Балалар күренекле якташларын якыннан белсәләр, әйбәт инде. Мондый хезмәттәшлек укучыларга үсәр өчен яхшы үрнәк һәм стимул булып тора.

«Гади эшчегә шәһәрдә дә акчаны өеп бирмиләр»

Без авылның урта мәктәбенә дә кереп чыктык. Ул ике катлы бинада урнашкан. Унбер еллык мәктәптә бүгенге көндә 69 бала белем ала. Бирегә башка авыллардан килеп укучылар юк.

— Мәктәптә фәннәр параллель рәвештә рус һәм татар телләрендә укытыла. Балалар үткән материалны ике телдә дә сөйләп бирә ала. Югары уку йортларына керүче укучыларыбыз күп. 3-4 бала укып бетергән елларда вузларга китүчеләр 100 процентка да тула. Урта яки югары һөнәри белем алмыйча калган балаларыбыз юк. Белем алганнан соң авылга кайтучылар бар. Быел үземнең кызым агроном булып кайтты. Эш булгач, бик сөендек. Гади эшчегә шәһәрдә дә акчаны өеп бирмиләр. Анда фатир мәсьәләсен хәл итү дә авыррак, — ди тарих укытучысы Айгөл Хәсәнова.

2008 елда авылның тарихын барлау максатыннан җәмәгатьчелек советы төзелгән. Күмәк эшчәнлек нәтиҗәсендә 2010 елда музей булдырганнар. Аңарчы авылда музей булмаган. Наласаның 500 еллык юбилее алдыннан китап чыгарырга материаллар туплап, 2012 елда аны нәшер иткәннәр. «Гасырларны кичкән Наласа» китабының төзүчесе — Исрафил Насыйбуллин, авторлары — Рәшит Галләм, Камил Фәсхетдинов һәм Миңнегөл Әхмәдуллина. Материаллар туплауда укытучыларның зур хезмәте кергән. Табылган тарихи мәгълүматлар документаль фильм да төшерергә мөмкинлек биргән.

Мәктәп бинасының икенче катында урнашкан музей белән таныштык. Мин күргән башка бик күп музейлардан аермалы буларак, биредә күпчелек урын экспонатларга түгел, ә шәхесләргә бирелгән. Авылның данлыклы көрәшчеләре, сугыш ветераннары, хезмәт батырлары турында күп мәгълүмат тупланган. Наласадан чыккан галимнәргә, язучыларга да хөрмәт күрсәтелгән. Яшь булса да, Рөстәм Галиуллинга да музейда урын бирелгән. Һәр бала музейдан туган авылы өчен горурлык хисе белән чыгадыр, аның да тарихта үз эзен калдыру теләге уянадыр. Шәхсән үземдә шундый хисләр туды.

«Кешенең шәхси тормышына кагылышлы нечкәлекләрне укырга яратмыйм»

Рамил Мөхетдинов төрле елларда авыл советында һәм районның башкарма комитетында эшләгән. Бүгенге көндә ул Арчаның өстәмә белем бирү оешмасы «Укучылар сарае”нда мәктәп балаларын журналист һөнәренә әзерли. Аның дәресләренә биш төркемгә бүленеп даими рәвештә җитмеш биш бала йөри. Рамил Мөхетдинов өстәмә белемне татар телендә бирүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

— Балалар журналист һөнәре белән бик нык кызыксыналар. Практик дәресләрне Арча радиосында уздырабыз. Мастер-классларга танылган журналистларны Казаннан да чакырырга хыялланам. Арча педагогика көллиятен тәмамлаган Айваз Садыйров белән Булат Бәйрәмов ялындырып тормаслар дип уйлыйм, — ди Рамил Мөхетдинов.

Сүз уңаеннан, бүгенге татар журналистикасы турында Рамилнең фикере белән кызыксындым.

— Массакүләм мәгълүмат чараларын даими күзәтеп барам. Бүгенге көндә радиожурналистика үсештә дип саныйм. Күңел ачу өчен эшләүче радиостанцияләрдән тыш, әхлакны үстерә, уйландыра торганнары да ачылды. Элегрәк күбесенчә «Татарстан» радиосын тыңласам, хәзер «Тәртип”не, «Китап”ны да бик яратам. Мобиль кушымта ярдәмендә аларны теләсә кайсы җирдә тыңлап була.

«Татар-информ»нан, «Арча хәбәрләре»ннән бөтен яңалыкларны белеп барам. «Интертат»та кызыклы мәкаләләр чыга. Хәзер бөтен дөнья ачык, шуңа күрә журналистлар кирәген дә, кирәкмәсен дә яза. Мин кешенең шәхси тормышына бәйле булган нечкәлекләрне укырга яратмыйм. Кайбер интернет басмаларда яңалыкның эчтәлегендә куркыныч әйбер булмаса да, фаҗигале башисемнәре уйлап табалар. Шулар гына кайвакыт эчне пошыра. Тулаем, татар журналистикасын яхшы бәялим. Татарча җиткерелгән мәгълүматка ихтыяҗ бар икән, тел киң кулланышта дигән сүз, — ди ул.

Җанисәп уңаеннан бер фикер җиткерәсе килә: татар милләтенең үсеше өчен яхшы демография кирәк. Моның яхшы үрнәкләре дә бар. Рамил Мөхетдиновлар гаиләдә дүрт егет үскәннәр, ә әниләренең бүген унбер оныгы бар. Барысы да татарлар.

Источник

Наласа

Татарстанның Арча районындагы авыл. Аты елгасы бассейнында, Арча шәһәреннән 9 км көнбатыштарак урнашкан

Эчтәлек

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Наласа авылы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Наласа авылы янында Аты елгасы

Татарстанның Арча районы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Наласа авыл җирлеге үзәге.

1930 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1960 елда “Октябрь” колхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Наласа” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Наласа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008 елдан “Игенче” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп (1980 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1967 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1998 елдан) бар. Мәктәптә тарих-төбәкне өйрәнү музее (2001 елдан) эшли.

Авыл зиратында соры известьташтан ясалган, сөлес имлясында башкарылган гарәп-татар язулы һәм кабарынкы үсемлек бизәкләре төшерелгән кабер ташлары табыла (XVI йөзнең беренче яртысы).

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Наласа авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларга һәйкәл

Татарстанның Арча районы Наласа авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

М.В.Вахитов (1872–1927) – революция хәрәкәте эшлеклесе, ТАССРның Баш мәхкәмә коллегиясе әгъзасы;

И.Р.Насыйбуллин (1967 елда туган) – “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире;

А.С.Салихов (1938 елда туган) – галим агроном, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТАССРның атказанган агрономы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Чишмә

Татарстанның Арча районы Наласа авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Наласа авылы яны

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 314 ир заты;
1859 елда – 1415,
1897 елда – 1684,
1908 елда – 1894,
1920 елда – 1695,
1926 елда – 1596,
1938 елда – 1351,
1949 елда – 944,
1958 елда – 858,
1970 елда – 890,
1979 елда – 785,
1989 елда – 685,
2002 елда – 682,
2010 елда – 698,
2015 елда – 684 кеше (татарлар).

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Наласа авылы. Гомуми күренеш

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Авыл урамы

Татарстанның Арча районы Наласа авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Источник

Наласа

Село в Арском районе РТ, в бассейне реки Атынка, в 9 км к западу от города Арск

Содержание

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Гиниятов Б.А. Село Наласа Арского района РТ. 2019

Личный архив Гиниятова Б.А

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Река Атынка близ села Наласа. 2016

Арский район РТ. Архив Института татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ

Село известно с 1678 г.

В XVIII – первой половине XIX в. жители относились к категории государственных крестьян. Основные занятия жителей в этот период – земледелие и скотоводство.

До 1920 г. село входило в Арскую волость Казанского уезда Казанской губернии. С 1920 г. в составе Арского кантона ТАССР. С 10 августа 1930 г. в Арском районе.

Ныне центр Наласинского сельского поселения.

В 1930 г. в селе организован колхоз имени Сталина, в 1960 г. переименован в колхоз «Октябрь». С 1995 г. коллективное предприятие «Наласа», с 2004 г. сельскохозяйственный производственный кооператив «Наласа», с 2008 г. «Агрофирма «Игенче».

Жители работают преимущественно в «Агрофирме «Игенче», занимаются полеводством, молочным скотоводством.

В селе действуют средняя школа (в 1980 г. построено новое здание), детский сад (с 1967 г.), дом культуры, библиотека, фельдшерско-акушерский пункт, мечеть (с 1998 г.).

В школе работает историко-краеведческий музей (с 2001 г.).

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Мечеть. 2016

Село Наласа Арского района РТ. Архив Института татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Памятник погибшим в годы Великой Отечественной войны. 2016

Село Наласа Арского района РТ. Архив Института татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ

Известные уроженцы

М.В.Вахитов (1872–1927) – деятель революционного движения, член коллегии Главного суда ТАССР;

И.Р.Насибуллин (р. 1967) – главный редактор газеты «Арча хэбэрлэре»;

А.С.Салихов (р. 1938) – ученый агроном, заслуженный деятель науки РТ, заслуженный агроном ТАССР, лауреат Государственной премии РТ.

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Родник. 2016

Село Наласа Арского района РТ. Архив Института татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Село Наласа Арского района РТ. Окрестности. 2016

Архив Института татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ

Число жителей

В 1782 г. – 314 душ мужского пола;
1859 г. – 1415,
1897 г. – 1684,
1908 г. – 1894,
1920 г. – 1695,
1926 г. – 1596,
1938 г. – 1351,
1949 г. – 944,
1958 г. – 858,
1970 г. – 890,
1979 г. – 785,
1989 г. – 685,
2002 г. – 682,
2010 г. – 698,
2015 г. – 684 человека (татары).

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Село Наласа Арского района РТ. Общий вид. 2016

Архив Института татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Фотограф Шакиров Р.Н. Сельская улица. 2016

Село Наласа Арского района РТ. Архив Института татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ

Источник

НАЛАСАДАН! АРЧА ЯГЫННАН!

Арча районы Наласа авылы егете Рамил Мөхетдинов белән без күптәннән таныш. Район мәдәният идарәсен җитәкләгән, аннан район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булган вакытларында уртак проектлар тормышка ашырдык. Җәяүләп «Тукай юлы»н үттек. Эшсөяр кешеләрен барладык, гөслә уйнаучы апалары белән дә таныштык. Аркылыга-буйга гиздек Арчаны. Кешелекле. Гел елмаеп сөйләшә, кешеләрдә уңай фикер калдыра белә. Нинди генә гозер белән чыксаң да, кырт кискәне юк. Әле иҗатта да сынап караганы бар үзен: «Идел»дә аның юморескалары басылды. Рамил турында белгәннәрем шул гына. Бу юлы махсус аны «өйрәнер» өчен кайттым.

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Әлифба кадере

Очрашуыбыз Арча педагогия көллиятенә билгеләнде. Бакчасында җиргә коелган алмаларны җыя-җыя, Рамилнең килгәнен көтәбез. Көтәбез, дим. Чөнки, соңга калам дип шалтыратты. Үпкәләмәдек инде, донор көнендә килгәнбез бит үзебез дә. Ә аның иртән кан тапшырырга барасы булган. Менә инде студент елларыннан бирле кан тапшыруны гадәткә керткән ул. Гамәлен гади генә аңлатты:

«Кемгәдер булыша алуыма сөенәм генә. Башкаларга да киңәш итәм. »

Әлифба музеенда онытылып йөрибез. Без укыган Әлифбаның һәр бите күзалдыннан үтә. Беренче укытучыбызга күңелдән генә рәхмәт сүзе белән изге теләкләрне ирештерәбез. Әлифне таяк дип белмәгән килеш, барын да өйрәнү нинди кадерле көннәр булган икән бит. Рамил Мөхетдинов та беренче укытучысы – Гөлфия Дәминовнаны искә ала:

– Беренче сыйныфка өчәү: ике малай, бер кыз укырга килдек. Кулларда чәчәкләр бәйләме. Тик аны кайчан бирәсен беребез дә белми бит. Шуннан мин тоттым да: «Мә!» – дип, чәчәкләрем укытучым кулына тоттырдым. Ә ул елмайды да: «Беренчедән, «Мә!» түгел, «Мәгез!», икенчедән, чәчәкне бәйрәмнең шул-шул вакытында бирәсе», – дип, кире кулыма тоттырды. Мәңгегә истә калды. Мәһдиев әсәрендәге кебек, баш миендә өч кенә сыр булган малайның укучыга әверелүе шул вакыйгадан соң булды бугай. Әлифбаның һәр бите безнең көнкүреш иде ул. Менә «Н» хәрефен өйрәнәбез, иҗекләрне кабатлыйбыз: «на-на-на. » Агач атны иярләп уйнаган малайлар – шул без идек бит инде. Менә ат көтүче рәсеме. И кызыга идем атта йөрергә. Колхоз кәнүшниенә барып, ипи белән чакырып, атта йөрергә өйрәнәбез. Ат караучы Миңнур абый бер сүз дә әйтми. Балалар теләген аңлый торган кеше иде ул. Безнең өйдә дә ат булды, алты ел дәвамында Сабан туйларда ат чабышында катнаштым. Менә «Ч» хәрефе бите: без шундый тимер чаналарда шуа идек шул, иякләрне бәреп, тимеренә телләрне ябыштырып. Ә менә колонкадан су алучы кыз рәсеме: «Алсу су ала». Хәзерге балалар кранны гына ача, колонканың ни икәнен дә белми. Аларга вай-файга тоташырга кирәк, «Контра Страйк» кызыклырак.

Арча педагогия училищесына укырга кергәч, Әлифба авторлары белән очрашырга туры килә Рамил Рафис улына. Нинди горурлык хисе биләгәнне ул үзе генә белә! Шундый тормышчан китап язучы Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вагыйзовлар шушында укыткан мөгаллимнәр икән бит! Соңрак әле ул алар белән кабат очрашачак! Бу юлы музей оештыруда да ярдәм кулы сузачак, Сәләй абыйның туган авылы Байтуганга да (Самара өлкәсе) берничә тапкыр барачак.

Әлифба музееның ул укыган вакытта икенче катта урнашкан бүлмәсенә дә сугылабыз. Агачтан уеп ясалган бизәкле баскычларына сак кына кагыла әңгәмәдәшем: хезмәт укытучылары Габделбәр Бәхтияров, Ринат Мингаярович, Атлас Солтановлар дәресләрендә үзләштерелгән һөнәр үрнәкләре бу, студентларның кул эшләре! Хәзер инде Рамилнең үзе остаханәсе бар, шунда вакыт булган саен, агачтан уеп, үрнәкләр ясый ул.

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Хикмәтле Тукай юлы

Наласа – район үзәгенә якын урнашкан авыл. Казанның Мәскәү базарыннан ярминкә мәйданына барган кадәр генә. Авыл башындагы юл киселешендә игътибарны җәлеп иткән мәйданчыкка тукталабыз. Тукай юлының ял аланы. Рамил Мөхетдинов, бөек шагыйрьнең якташы булуга үзгә бер горурлык белән, «Тукай юлы» турында сөйләргә керешә. Егерме чакрым араны җәяү бер генә тапкыр узмаган ул! Кунаклар килгән саен, яңадан тәпиләргә ияләшеп тә беткән булган. Хәтта ураза тотканда да сәпид белән әллә ни тапкыр ураган. Бирегә матур итеп якын-тирә авылларның тарихын яктырткан стендлар да ясап куйганнар. Гыйлемле шул Тукай яклары: әллә ничә гасыр элек укыткан мөгаллимнәре, имамнары турында да төпле мәгълүмат язып элгәннәр! Тагын бер детальгә игътибар итәбез: Тукай юлы схемасында бер күпер билгесе зурайтып күрсәтелгән, ниндидер бер мәгънәгә ия микән, дисәк, зур түрәләр килешкә, зур миссия белән эшләнгән икән: Җөлби белән Кушлавыч арасындагы әлеге күперне һәм юлны төзекләндерсәләр, Биектау аша Иске Казан юлы буйлап та кайтырга мөмкин булачак! Хәтта навигатор да күрсәтә бит, Кушлавычка юл тотучы күпләр шулай алданган. Рамил аңа нык сыкрана, юлы һәм күпер заман таләпләренә туры килсә, мәшһүр Тукай турында күбрәк белергә теләүчеләр, аның туган ягына сәфәр кылучылар күпкә артыр иде, ди.

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Аккошлар белән селфи

Рамил Мөхетдинов туган Наласа авылына XV гасырда ук нигез салынган икән. Кайбер чыганаклар буенча, Киров өлкәсенең Ноли авылында яшәүче татарлар килеп утырган бирегә. Нократ елгасының кушылдыгы булган бу елганың татарча исеме Налису булган. Наласа белән Налису төшенчәләре үзара охшаш, мәгънәләре буенча да туры килә.

– XIX гасырда югары очта яшәгән кешеләрне түбән очлар белеп тә бетермәгән, – ди Рамил. – 1859 елда 1415 кеше яшгән. Ике мәчет, мәдрәсә, дүрт җил тегермәне һәм ике су тегермәне теркәлгән! Дүрт кибете, кредит ширкәте булуын да искә алсак. Ә хәзер исә ике йөзләп хуҗалыкта 723 кеше гомер кичерә.

Хәзер дә әйбәт яшиләр. Клублары төзекләндерелгән, ФАП бинасы да яңа, балкып тора, әле быел гына кырык урынлы яңа балалар бакчасы сафка баскан.

(Моңарчы 19 урынлы бакчага утызлап сабый йөргән.) Мәчеткә дә җомга йөрүчеләр ике дистәгә якын. Иске йортлары сатып алып, яңаларын төзи икән яшьләр. Бу бер-ике елда гына унлап яңа хуҗалык теркәлгән. Инвестор да белгечләргә дип аерым йортлар салган. Аларга карап та сокландык. Авыл йөрәге, яшим, дип тибә. Быел менә өч пар аккош төшкән Наласа күленә.

– «Наласа» җырын ишеткәнегез бардыр инде: «Өздереп гармун уйныйлар Наласа авылында. » – дип сүзен дәвам итә Рамил. Без таныш җыр тексты ишеткәннән сөенеп, баш кагабыз. – Таһир Якупов башкаруында бигрәк тә шәп яңгырый бит. Анда «Төнбоеклы тирән күлдә тезелеп йөзә аккошлар» дигән юллары да бар. Быел аккошлар төшкәч, күңелем сөенеп куйды. Димәк, элек тә үз иткән алар безне. Җыр сүзләре юктан гына тумаган бит. Шул көннәрдә авылга клип та төшердек.

Җырын нәкъ менә Таһир Якупов башкаруындагысын сайладык.

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Зират артындагы күлнең манзарасын күргән кеше, хәленнән килсә, картина ясар иде. Тау башыннан бигрәк матур күренә: чылбыр-муенса кебек камышлы күлләр тезелеп киткән, ярларында көтүләр чемченеп йөри. Без селфи ясап кына чикләндек. Рамил исә бер борчуы белән дә уртаклаша:

– Аккошлар килүе турында социаль челтәрләргә фотолар элдек. Шуны күреп, тамаша карарга әллә кайлардан кешеләр агылды. Аккошлар китте, без аларны шулай тынгысызладык ахры.

Ә менә Рамил үзе Наласада тернәкләнеп калган. 2008 елда әйләнеп кайта ул туган авылына. Инде менә ике катлы йорт салып куйган. Адиләсе дә иренең теләгенә каршы килмәгән, ике улларын үзләре кебек үк авыл җанлы итеп үстерәләр. Шәһәргә барып кына кайтканда да, малайларның, әле дә ярый авылда яшибез, диюләренә ничек сөенмисең! Дәвамчылар үсә бит. Дәвамчылар дигәннән. Мөхетдиновлар гаиләдә дүрт малай үсәләр, шуның өчесе туган авылында төпләнгән. Берсе Арчада гомер кичерә. Әби-бабасына 10 онык!

Дөрәс баба оныклары

Рамил Мөхетдиновне аккаунтларында Арслангали исеме белән беләләр. Әллә нинди ят исем түгел, бабасы исеме. Аны карап баручылар, иллә дә матур икән Наласа табигате, дия торгандыр. Наласа күлендәге кичке шәфәкъ чагылышы, плотина ягыннан ачылган авыл сурәте (у хәрефенә охшаган юлны ул аеруча яратып төшерә), алма бакчасына кунган беренче алтынсу сары буяулар, бакчасында пәрәвез җепләрен бәйләгән үрмәкүч сурәте. Туган ягын ихлас яраткан кеше генә шул мизгелләрне тотып ала белә торгандыр. Шунысы да бар: блогер булу өчен түгел, ә авылы матурлыгын үз фотоальбомына теркәп кую өчен төшерә ул аны.

Күңел халәте кушуын тыңлап кына. Үзе болай Рәмис Латыйповны, Альберт Шакировны яратып укып бара. Юл уңаеннан, Рабига чишмәсе, Бурсык елгасы, Төрән өстен дә күрсәтә, авылның һәр урыны белән бәйле вакыйгаларны да сөйли. Менә бу аланлыкта дин тотарга ярамаган елларда намаз укырга йөргәннәр, хәзер дә келәүләр уздырырга кирәк булса, яки озак вакыт яңгыр яумаса, аксакаллар шунда барып намаз укый икән.

– Нинди генә заман килсә дә, Наласа динен җуймаган, – дип сүзен дәвам итә Рамил. – Шушы авылдан чыккан Сәйфетдин бине Хәләл бине Дөрәс баба (1775) Ямаширмә авылы мәчете имамы һәм мөгаллиме була, берничә китап яза. Ә Наласада Кавәлетдин Болгари 25 ел буе имам-хатыйп вазифаларын башкара, аны шагыйрь, хокук белегече буларак та беләләр. Соңыннан ул Каһирәдәге Әл-Әзһәр университетында фарсы теле укыта, шунда вафат та була. Тагын бер мөгаллиме белән данлыклы Наласа мәдрәсәсе – биредә Нигъмәтулла бине Рәхмәтулла бине Иманкол бине Рахманкол укыта. Ул «Тәүзих» китабы белән күп шөгыльләнә, 1816 елда вафат була. Менә шундый авылдан каләм ияләре ничек чыкмасын? Язучы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, прозаик Гүзәл Әдһәм, журналист, «Арча хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллиннар да шушы авыл чишмәләре суын эчеп үскән егет-кызлар бит!

Рамил Мөхетдиновның бер хыялы бар: Наласа көрәшчеләре турында мәгълүматлар туплап китап итеп бастырасы иде, ди. Насыйп итсен! Саубуллашканда: «Болары барысына күңел эше инде. Ә менә хәзер җитәкчелектән китеп, гади эшче булуың вакытлыча гынамы?» – дип тә сорарга җөрьәт итәбез. Юк, йөрәгенә тимәде, болай дип кенә җаваплады авыл егете:

– Дәүләт структурасында эшләгән кешенең хезмәт хакы тормыш итәргә яраклы булса, авылда яшьләр күбрәк калыр иде. Районнарда кадрлар резервы дигән эшне җанландыру кирәк, минемчә. Ә болай. Мин Арчада эшләргә, районга файда китерергә телим. Йөрәгем шулай куша.

наласа авылы какой район. Смотреть фото наласа авылы какой район. Смотреть картинку наласа авылы какой район. Картинка про наласа авылы какой район. Фото наласа авылы какой район

Язма әзерләнеп беткәч, Наласадан, Мөхетдиновлардан күңелле хәбәр килеп иреште: өченчегә сабыйлары – кызлары туган. Төкле аягың белән, Наласа кызы!

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *